«Мөлдерәмә булып текәлгәндә Кинәт. Күзгә кояш бәрә.»(И.Əюпов)…

«Мөлдерәмә булып текәлгәндә
Кинәт. Күзгә кояш бәрә.»(И.Əюпов)

Кыш буена еллык яңгыр яуды.
Буран да юк, кышкы кояш та юк…
… Язлар көтәм инде. Язгы ташулардан,
Һәм… соң чиктә үз-үземнән куркып!..

Кем белә бит ул язларның холкын.
(Кыш булып кыш сынатканны монда…)
Карга төшкән тамчы- көзгедәй боз.
Иртә кебек язга…инде соң да!..

Кар төбендә гөрләвекләр тыны. Тыңла!
Тынга кабар язлар язык димә!
(Гөнаһ шомлыгымы?!) Күңел ярларыннан ургып
Боз киткәнен бер күрәсе килә!

Бу кышларның төше генә. Төшенәлмим.
( Һәм… ни мәгънә хәзер төшенүдән?!)
Февраль тышта. Коеп яңгыр ява.
Кояш көтеп торам. Күшегелгән…

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт